Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ялта-Зәй"дә чаңгы ярышларында җирле команда икенче урынны алды
Ярышлар спорт остасы Андрей Ларьков призына үткәрелде.
(Зәй, 22 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). 16-20 гыйнварда әлеге чаңгы үзәгендә 2001-2002 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча халыкара класслы спорт остасы Андрей Ларьков призына шәхси-команда беренчелеге узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Анда республикадан, шул исәптән Зәйнең Федор Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 135кә якын спортчы катнашты. Команда составы 16-17 яшьлек 5 егет һәм кызны колачлады. Ярышларны карарга чаңгы үзәгенә шактый җанатарлар җыелды.
17 гыйнварда кызлар һәм егетләр ирекле стильдә - 10 һәм 15 чакрымда көч сынашты. Әлеге узышта Дарья Зубарева -II (тренеры А.Н. Зорин), 18 гыйнварда классик төрдә спринт ярышларында (1, 25 чакрымда) Дарья Зубарева - II, Алинә Вәлиуллина (тренеры С. Г. Насыйбуллина) IV урын алды. Соңгы ярыш 19 гыйнварда классик стильдә оештырылып, анда кызлар - 5, егетләр 10 чакрымда узышты. Кызлар арасында Дарья Зубарева - V, Алинә Вәлиуллина VI урында. Ир-егетләрдән Алексей Мурашов (тренеры Р. М. Габидуллин) V урынга лаек булды.
Өч көн барган узышларның гомуми нәтиҗәсе буенча Зәй командасы, 1107 очко җыеп, шәһәр командалары арасында икенче урында. Казан командасы 1983 очко белән җиңүче булды, Чаллы командасы өченче урында.
Шәһәрләр һәм авыл районнары командалары арасында гомуми нәтиҗәләр буенча Казан командасы (1983 очко) - җиңүче. Икенче һәм өченче урыннарны Зәй (1107) белән Сарман (919) командалары бүлеште.
Афәрин, якташ яшь чаңгычыларыбыз, спорт мәйданында тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын.
Андрей Ларьков — Россия чаңгычы-спортчысы; 2017 елда ул чаңгы буенча Дөнья чемпионатында көмеш, 2018 елда Пхенчханда узган кышкы Олимпия уеннарында көмеш һәм бронза медаль иясе, Татарстанда “Ел спортчысы” исеменә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз