news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ялларда Татарстанда җылы һава торышы көтелә

Якшәмбе һава 9-14 градуска кадәр җылытачак.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Татарстанда җылы һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 20 апрельдә көндез республика территориясендә урыны белән алмашынучан болытлы һава, бераз яңгыр явуы көтелә. Шулай ук төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан салмак җил. Һава 7-12 градуска кадәр җылытачак.

Якшәмбе, 21 апрельдә, алмашынучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем көтелми, төньяк-көнбатыштан - салмак җил. Төнлә һава температурасы −2.. +3 градус булачак, ә көндез 9 - 14 градуска кадәр җылытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100