news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялларда Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил фаразлана

Ялларда Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил фаразлана
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

8 августта Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр явачак, яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер районнарда боз явуы да ихтимал. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез һәм кич Татарстанның көнчыгыш өлешендә көчле яңгырлар һәм коеп яуган яңгырлар көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +15..+20, ә көндез +22...+27 градус була.

Шимбә, 9 августта, циклон көнчыгышка таба күченә һәм яшенле яңгырлар төнлә республиканың көнчыгыш районнарында гына явачак. Көндез республика югары басым йогынтысында була, әмма урыны белән явым-төшем ихтималы бар. Температура бераз төшәчәк: төнлә +12...+17 градус, көндез +21...+26 градус.

Якшәмбе, 10 августта, Татарстан кабат түбән басым йогынтысында калачак. Бераз явым-төшем, урыны белән уртача яңгыр, ә көндез яшен көтелә. Төнлә һава температурасы +12..+17, көндез +25 градустан югары була.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары буенча, киләсе атна башында уртача җылы һава торышы көтелә. Көндезге температуралар +20..+25 градус, вакыты белән яңгырлар көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot