Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ялларда Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм бозлавык көтелә
Шимбә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, җепшек кар фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар кайбер районнарда бозлавык булуы, шулай ук җил турында кисәтә, төнлә тизлеге секундына 15 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы -5..0 градус, ә көндез +1..+6 градус булуы көтелә.
Урыны белән юлларда бозлавык фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз