news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялларда Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм бозлавык көтелә

Ял көннәрендә, 3 һәм 4 октябрьдә, Татарстанда минус температура, шулай ук яңгыр, кар, бозлавык һәм көчле җил көтелә. Тайгак юлда машиналарның тормоз юлы 3-5 тапкырга арта, димәк, юл-транспорт һәлакәте куркынычы да арта, дип кисәтәләр Дәүләт автоинспекциясендә.

«Машина йөртүчеләр, тизлекне киметегез, дистанцияне арттырыгыз, кискен маневрлар ясамагыз, утны һәм «дворникларны» тикшерегез. Мөмкин булса, ерак сәфәрләрегезне кичектерегез. Җәяүлеләр, юллар аша рөхсәт ителгән урыннарда гына чыгыгыз, яктылык кайтаргычлар киеп йөрегез», – дип мөрәҗәгать итә ТР халкына республика Дәүләт автоинспекциясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot