news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялларда Татарстанда яңгырлы һава торышы саклана

Төнлә температура +7..+12 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Ялларда Татарстанда яңгырлы һава торышы саклана

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Якындагы ялларда, 3 һәм 4 августта, Татарстан территориясендә яңгырлы һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә температура +7..+12 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +13..+19 градус булачак.

Яңа атна башында һава шартлары бозылачак. Синоптиклар урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда боз явачагын фаразлый.

  • КФУ профессоры Юрий Переведенцев сөйләвенчә, августта Казанда берничә эссе көн булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot