news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялларда Татарстанда томан, буран һәм көчле җил көтелә

Ялларда Татарстанда томан, буран һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Шимбә, 3 февральдә, Татарстан территориясендә болытлы һава торышы һәм җепшек кар көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән томан, ә көндез буран фаразлана. Көчле җил көтелә, көндез аның тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -3..-8 градус, көндез 0..-5 градус була. Синоптиклар юлларда бозлавык булуы турында кисәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot