news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялларда Татарстанда салкынча һава торышы була

Бүген Татарстанда эссе һава торышы фаразлана. Көньяк районнарда урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +24..+29 градуска кадәр күтәрелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Казанда явым-төшем көтелми, җил тизлеге урыны белән секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы +26..+28 градус фаразлана.

Иртәгә эссе һава торышы урынына салкынчасы килә. Республика төньяктан килә торган салкынча һава массасы йогынтысына эләгә.

Шулай итеп, шимбә, 17 июньдә, төнлә һава температурасы +9..+14 градус, ә көндез +21..+26 градус фаразлана. Көндез якшәмбе һава температурасы +18..+23 градус була.

news_right_1
news_right_2
news_bot