news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялларда Татарстанда салкын булачак

Төнлә республикада 12-17, аязган вакытта 22 градуска кадәр салкын көтелә

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава, төнлә аязучан. Кар явачак, урыны белән көчле. Кайбер районнарда буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. 

Синоптиклар фаразына караганда, һава температурасы 12-17, аязган вакытта 22 градуска кадәр салкын булачак. Иртән 7-12, көнчыгыш районнарда 16 градуска кадәр суык көтелә. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Казанда  төнлә 14-17 градус, көндез 5-7 градус салкын булуы ихтимал. Болытлы һава.

Якшәмбе, 24 гыйнварда, республика болытлы һава саклана, көндез аязучан. Төнлә күпчелек районнарда кар, урыны белән буран. Көндез кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан. Төнлә 11-16, көндез 9-14 градус суык булачак. Юлларда бозлавык.

Дүшәмбегә каршы төндә, 25 гыйнварда, Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән кар, томан. Төнлә һәм иртән 15-20, аязган вакытта 24 градуска кадәр салкын. Юлларда элеккечә үк бозлавык саклана.            

news_right_1
news_right_2
news_bot