news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялларда Татарстанда кыска вакытлы яңгыр көтелә

Ялларда Татарстанда кыска вакытлы яңгыр көтелә
Фото: «Татар-информ»

Шимбә, 17 августта, Татарстанда кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразы буенча, җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, көндез урыны белән 15 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез һава температурасы +18..+23 градуска кадәр күтәрелә.

Якынча фаразлар буенча, якшәмбе, 18 августта, Татарстанда шулай ук бераз яңгыр көтелә, һава температурасы +19..+24 градуска кадәр була.

news_right_1
news_right_2
news_bot