news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ялларда Татарстанда көннәр салкынайта һәм яңгыр көтелә

Татарстанда антициклон йогынтысындагы һава шартлары атна азагында гына үзгәрә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе, 24 майда, республикада төнлә +8..+17 градус көтелә. Көндез һава температурасы +26..+31 градуска кадәр күтәрелә.

Пәнҗешәмбе, 25 майда, төбәктә тагын да эссе һава торышы була. Төнлә һава температурасы +11..+19 градус, ә көндез +27..+32 градус була. «Җомга, 26 майда, шундый ук һава торышы саклана», - дип кисәтә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә һәм якшәмбе, 27-28 майда, Татарстан аша уза торган атмосфера фронты температураның акрынлап төшүенә китерәчәк. Төбәктә урыны белән яңгыр көтелә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республика территориясендә һава температурасы майның соңгы декадасында нормадан 6 градуска югары була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100