Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ялларда Татарстанда көннәр салкынайта һәм яңгыр көтелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда антициклон йогынтысындагы һава шартлары атна азагында гына үзгәрә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Чәршәмбе, 24 майда, республикада төнлә +8..+17 градус көтелә. Көндез һава температурасы +26..+31 градуска кадәр күтәрелә.
Пәнҗешәмбе, 25 майда, төбәктә тагын да эссе һава торышы була. Төнлә һава температурасы +11..+19 градус, ә көндез +27..+32 градус була. «Җомга, 26 майда, шундый ук һава торышы саклана», - дип кисәтә синоптиклар.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә һәм якшәмбе, 27-28 майда, Татарстан аша уза торган атмосфера фронты температураның акрынлап төшүенә китерәчәк. Төбәктә урыны белән яңгыр көтелә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республика территориясендә һава температурасы майның соңгы декадасында нормадан 6 градуска югары була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз