Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ялларда Татарстанда кар көтелми
Республикада һава температурасы +1 градустан югары күтәрелмәячәк.
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге республикада шимбәгә кадәрге һава торышы турында хәбәр итә. Синоптиклар төбәктә күп кар явуын һәм кинәт җылытуны фаразламый.
Фаразлаулар буенча, 17 мартта Татарстанда явым-төшем ихтималы аз. Пәнҗешәмбе республика көньяк-көнбатыш циклонның фронталь бүлекчәләре йогынтысындабулачак. Шул сәбәпле, төбәктә болытлы һава торышы көтелә, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -10 градус, ә аязганда -15 градус булачак. Көндез һава температурасы +1 градуска кадәр күтәреләчәк.
Җомга һәм шимбә Татарстанда шулай ук бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -6…-11 градус, ә көндез 0…-5 градус булачак.
Чәршәмбе бераз кар, көчле җил һәм һава температурасы -15 градус дип фаразлый синоптиклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз