news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ялларда Татарстанда көннәр җылытачак

Иртәгә республика территориясендә юеш кар көтелә.

Ялларда Татарстанда көннәр җылытачак
архив

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Атна ахырында көнбатыш циклон Татарстанга җылы һава торышы алып киләчәк. Температура нормадан 5-9 градуска югары булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген кич атлантик циклон атмосфера фронты йогынтысында республика территориясендә уртача салкын һава торышы дымлы, җылы һәм җилле һава торышы белән алышыначак.

Иртәгә, 14 февральдә, республика территориясендә юеш кар көтелә, ә төнлә һәм иртән - буран, секундына 17 метр тизлектә җил. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Төнлә температура 5-10 градус салкын, көндез - 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын.

15 февральдә төнлә кар явачак, температура 11 градуска кадәр салкын, ә аязганда – 15 градуска кадәр. Көндез явым-төшем көтелми, температура 4-9 градус (көнчыгышта – 12 градус) салкын тәшкил итәчәк.

Шимбә, 16 февральдә, чираттагы көнбатыш циклон йогынтысында Татарстанда 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Юеш кар, буран булуы көтелә, юлларда – бозлавык. Секундына 18 метр тизлектә җил.

Якшәмбе, 17 февральдә, республикада җылы һава торышы кала, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Ялларда температура нормадан 5-9 градуска югары булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100