news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялларда Татарстанда һава температурасы +2 градуска кадәр күтәреләчәк

Ялларда Татарстанда һава температурасы +2 градуска кадәр күтәреләчәк
Фото: «Татар-информ»

Шимбә, 30 ноябрьдә, Татарстанда һава температурасы -2 градустан +2 градуска кадәр күтәреләчәк. Әмма урыны белән җепшек кар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларыннан билгеле булды.

Республикада җилнең тизелеге секундына 6-11 метр була, көндез 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Шулай ук синоптиклар юлларда урыны белән көчле бозлавык булачагын фаразлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot