news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ялларда Татарстанда һава температурасы +14 градус фаразлана

Ялларда татарстанлыларны 9-14 градус җылы көтә.

Чәршәмбе, 6 апрельдә, синоптиклар җепшек кар һәм яңгыр фаразлый. Төнлә һава температурасы -3..-8 градус, ә көндез +3...+8 градус булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе, 7 апрельдә, юеш кар һәм яңгыр көтелә. Җил секундына 15-20 метрга кадәр булачак. Төнлә һава температурасы 0..-5 градус булса, көндез +2..+7 градус көтелә.

Җомга көндез явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы сизелерлек күтәреләчәк. Төнлә 0..+5 градус көтелә, ә көндез +8..+13 градус фаразлана.

Якынча фаразлаулар буенча шимбә һәм якшәмбе җылы һава торышы, бераз яңгыр көтелә. Төнлә синоптиклар 0..+5 градус, ә көндез +6..+14 вәгъдә итә. Ә якшәмбе +9..+14 градуска кадәр җылы көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100