Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ялларда Татарстанда +4 градус җылы була һәм көчле җил көтелә
Җылы һәм дымлы һава массалары йогынтысында Татарстанда климатик нормадан югары температуралар күзәтелә. Алдагы көннәрдә – бу атна ахырында һәм киләсе атна башында вазгыять үзгәрмәячәк, дип белдерделәр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Әйтик, 15-17 ноябрьдә җепшек кар һәм кар яварга мөмкин. Шимбә һәм якшәмбедә шулай ук секундына 15 метр тизлектә көчле җил фаразлана. Төнлә һава температурасы -4..+1 градус, көндез исә -1..+4 градус тәшкил итәчәк. Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык хакында кисәтә.
Дүшәмбе һәм сишәмбе, 18 һәм 19 ноябрьдә, бераз явым-төшем көтелә. Температура тагын бераз күтәрелеп, төнлә -1..+2 градус, көндез 0..+5 градус тәшкил итәчәк. Бу әлеге чор өчен климатик нормадан 3-5 градуска югарырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз