Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ялларда Татарстанда 18 градуска кадәр салкыннар көтелә
Урыны белән республикада көчле кар һәм, күз күреме начарланып, бураннар фаразлана
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 мартта, Татарстанда аязучан болытлы һава булачак. Кар явуы көтелә, төнлә һәм иртән көчле. Кайбер районнарда күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланып, буран фаразлана. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын, көчәйгәндә, секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр иткәнчә, төнлә республикада һава температурасы 4-9 градус салкын булачак, аязган вакытта 12 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Көндез 1-6 градус салкын көтелә. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Иртәгә Казанда, синоптиклар фаразына караганда, аязучан болытлы һава. Төнлә 6-9 градус, аязган вакытта 11 градуска кадәр, көндез 2-5 градус салкын булуы ихтимал.
Якшәмбе, 20 март көнне, республикада аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән бераз кар явып узачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә һава температурасы 9-14 градус, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкын булуы бар. Көндез 3-8 градус салкын фаразлана. Юлларда - бозлавык.
21 мартка каршы төндә Татарстанда шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы 10-15, аязган вакытта 19 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда, элеккечә үк, - бозлавык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз