news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда салкынайтачак

Шимбә һәм якшәмбе, 25 һәм 26 ноябрьдә, Татарстанда антициклон йогынтысында һава температурасы төшүе күзәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Аерым алганда, шимбә, 26 ноябрьдә һәм җомга, 26 ноябрьдәге кебек республиканың кайбер районнарында бераз кар, шулай ук төнлә һәм иртән томан фаразлана. Һава температурасы төнлә -3..-8 градус һәм көндез -1..-6 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Якшәмбе, 27 ноября, төнлә кар яварга мөмкин, ә көндез явым-төшем ихтималы аз. Төбәктә һава температурасы төнлә -7..-12 градус, көндез -5..-10 градус фаразлана.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында Татарстан антициклон йогынтысында булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы алга таба да төшүен дәвам итәчәк: төнлә -12..-17 градус, көндез -8..-13 градус көтелә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада бозлы яңгыр һәм бозлавыктан соң, бүген, 25 ноябрьдә,томан төшәргә һәм бераз кар көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100