Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ялларда Казанда транспорт белән идарә итүче 2705 кеше һәм 370 җәүле җаваплылыкка тартылган
Быел Татарстан башкаласында транспорт белән бәйле 92 һәлакәт булган, үлүчеләр – 2, каза күрүчеләр – 115
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган ялларда Казанда транспорт белән идарә итүче 2705 кеше һәм 370 җәүле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган. Шулардан рульдәге 136 зат каршы як юлга чыккан, 290ы куркынычсызлык каешын кулланмаган, 58е пассажир утыртып йөрү кагыйдәләрен бозган. Тагын 29ы исерек килеш транспорт белән идарә итүдә гаепләнә.
Әлеге ял көннәрендә Казан юлларында транспорт чаралары катнашында 232 һәлакәт булган. Шулардан 7 очракта автотранспорт бәрелешкән, каза күрүчеләрдән 3 пассажир һәм рульдә булган 6 кеше исәләнә, дип хәбәр итә шәһәрнең эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ юлларда патруль хезмәте.
Республика ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 24 гыйнварга кадәр быел Татарстан башкаласында транспорт белән бәйле 92 һәлакәт булган, үлүчеләр – 2, каза күрүчеләр – 115.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз