Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ялларда Казанда бозлавык булу юл-транспорт һәлакәтләре санына йогынты ясамаган
Ике көндә һәлакәтләрдә 9 кеше зыян күргән
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Узган ялларда юлларда күзәтелгән уңайсыз һава шартларына карамастан, Казан юлларында тыныч булды, дип белдерделәр “Татар-информ” МА на шәһәрнең ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.
Агентлык әңгәмәдәше белдерүенчә, шимбә шәһәрдә 208 юл-транспорт һәлакәте булган, аларның бишесендә 7 кеше зыян күргән. Якшәмбе Татарстан башкаласында 130 юл һәлакәте теркәлгән. Аларның икесендә 2 кеше казаланган.
Искәртеп узабыз: эш көннәрендә Казанда ЮХИДИ инспекторлары 250 чамасы һәлакәт терки. Шәһәр автоинспекциясе хезмәткәрләре юл-трансопрт һәлакәтләренең җитди артуын (317) узган җомгада теркәгән. Җомга көнне гадәттәгедән күбрәк кеше зыян күргән, шулай итеп, ул көнне 13 юл-транспорт һәлакәтендә 17 кеше имгәнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз