news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялларда Казанда 400 чамасы юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Нәтиҗәдә, 2 кешенең гомере өзелгән һәм тагын 17 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган

  (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Узган ялларда Казанда 391 юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ. Аерым алганда, 12 һәлакәттә зыян күрүчеләр бар: 5 очракта җәяүлеләр бәрдерелгән, 3 очракта автомобильләр бәрелешкән, каршылыкка, мотоциклга бәрелү, 1 кюветка очу, 1 очракта пассажир транспорттан егылган.
Юл-транспорт һәлакәтендә 2 кешенең гомере өзелгән һәм тагын 17 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot