news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялларда буран һәм юеш кар көтелә

Юлларда бозлавык саклана

(Казан, 16 январ, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Крещение бәйрәме көнендә 3 градус салкыннан алып 2 градуска кадәр җылы көтелә. Буран һәм юеш кар ихтималы бар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең метеорология фаразлары бүлеге башлыгы Ирина Трущина белдерде.

Алдагы төндә аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Республиканың кайбер районнарында томан булу ихтималы бар, төньяк-көнбатыштан исүче җил көньяк-көнбатышка алмашыначак. Көчәйгәндә җил тизлеге 3-8, урыны белән 12 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә 4-9 градус салкын. Аязган вакытта 15 градуска кадәр суык. Көндез 3-8 градус салкын. Юлларда - бозлавык, урыны белән көчле.

Якшәмбе, 18 гыйнварда, төнлә аязучан болытлы һава. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда бераз кар, буран булуы бар. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге - 7-12, иртән һәм көндез урыны белән 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә 5-10 градус салкын. Аязган вакытта республиканың көнчыгышында 13 градуска кадәр суык. Көндез 1дән 6 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык саклана.

Дүшәмбе, 19 гыйнварда, төнлә болытлы һава. Юеш кар явачак, урыны белән буран булуы ихтимал.  Төнлә 1дән 8 градуска кадәр салкын, көндез 3 градус салкыннан  2 градуска кадәр җылы. Юлларда - бозлавык.  

news_right_1
news_right_2
news_bot