news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле яңа программа тәкъдим итәчәк

19 апрельдә Самара шәһәренең «Чайка» мәдәният йортында «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле «Язгы очрашу» дигән яңа концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

«Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле һәрвакыттагыча язын яңа программа әзерләгән. Ел саен, көннәр җылыту белән, коллектив үз тамашачыларын татар халкы традицияләрен кадерләп саклаган, әмма шул ук вакытта заманча ритмнар сизелгән яңа концерт программалары белән сөендерә.

Быелгы яңа программа аеруча бай булырга вәгъдә итә. Тамашачыларны энергия һәм нәзакәтлелек белән тулы мавыктыргыч хореографик номерлар, күңелнең иң нечкә кылларын кузгатырлык моңлы халык җырлары көтә.

Башлана – 15.00 сәгатьтә. Билет бәясе - 300 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot