news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын»лы фатирникта яшьләр җырчы Рифат Хөснияров белән очрашты

«Ялкын»лы фатирникта яшьләр җырчы Рифат Хөснияров белән очрашты

«Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә «Ялкын» журналы фатирник оештырды. Чараның төп кунагы җырчы Рифат Хөснияров иде.

«Бу очрашуны без «Ялкын»лы фатирник дип атадык. Күптән түгел шундый очрашуны Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева һәм Таңсылу белән үткәргән идек. Шундый җылы кичә булган иде. «Кәеф» фатирниклар үткәрү, очрашулар өчен бик яхшы урын. Безнең Рифат Хөснияров белән эшләү мөмкинлеге килеп чыкты. Киләчәктә, бәлки, бу форматны үзгәртербез. Яшүсмерләр яратып тыңлаган җырчыларга игътибар бирербез дип уйлыйм. Әлегә экспериментлар үткәрәбез», – дип сөйләде журналның баш мөхәррире Энҗе Габдуллина.

Рифат Хөснияров үзе мондый очрашуларның файдалы булуын ассызыклады. Яшьләргә ул үзенең иҗат юлы, тормышы, киләчәккә планнары турында сөйләде, шулай ук яңа клибын тәкъдим итте. Очрашу барышында җырчы үзенең җырларын да башкарды, шулай татар халык җырлары да яңгырады. Баянда Рүзәл Зыятдинов уйнады.

«Бик кирәкле формат, чөнки артистны да, аның иҗатын да халык белән таныта. Район җирләрендә артистны белеп бетермәскә дә мөмкиннәр, мондый элемтәләр аша танышу бик әйбәт. Бу, шулай ук, артист өчен дә җаваплылык, чөнки әзерләнергә кирәк. Әзерләнгәндә ниндидер нәтиҗәләр дә ясала, киләчәккә планнар да ясала», – диде Рифат Хөснияров.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100