news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын» журналының элекке баш мөхәррире Эльмира Закирова: «Ялкын» мәңге яшәсен!

«Ялкын» журналының элекке баш мөхәррире Эльмира Закирова: «Ялкын» мәңге яшәсен!
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

1978 елдан «Ялкын» журналында редактор һәм 1995-2011 елларда «Ялкын»ның баш мөхәррире булып эшләгән журналист Эльмира Закирова төрле елларда оештырылган журналның юбилей чаралары турында искә алды. Бу хакта ул «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Ялкын фест» фестивалендә сөйләде.

«Ялкын»ның юбилее минем өчен зур вакыйга буларак кабул ителә иде. Хәтерлим: 1974 елда «Ялкын»ның 50 еллыгын Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында билгеләп үткән булганнар. Союздаш республикалардан журнал редакторлары килгән. Разил абый Вәлиев Мәскәүдән Максим Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлап, «Ялкын» журналында эшли башлаган чагында композитор Фасил Әхмәтов белән «Пионер ялкыны» дигән җырны язган булганнар», - диде ул «Татар-информ»га.

Эльмира Закирова әйтүенчә, журналның юбилей санын әзерләргә дип, ул вакыттагы редактор Роза Хафизова аны Мәскәүгә Муса Җәлилнең кызы Чулпан, оныгы Татьяна Малышева белән очрашуга җибәргән. «Ул вакытта Әминә апа да исән иде. Алар белән күрешеп, алты яшьлек Татьяна исеменнән язма әзерләп кайткан идем. 1984 елда «Ялкын» журналы коллективын яшь буынны тәрбияләүдәге уңышлары өчен Юрий Андропов имзалаган Почет билгесе ордены белән бүләкләделәр», - диде ул.

Журналның 75 еллыгын «Казан» милли-мәдәни үзәгендә уздырганнар. «80 еллыгын «Пирамида»да үткәргән идек. Бөтен республикадан балалар җыелды, хәтта чит өлкәләрдәге балалар да килгән иде!» – дип искә алды элекке баш мөхәррир.

«Муса Җәлил – «Ялкын» журналына нигез салучы. 18 яшьлек шагыйрь Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк комитетында эшләгәндә, татар балалары өчен журнал чыгару тәкъдиме белән чыга һәм «Кечкенә иптәшләр» дигән балалар өчен татарча журнал чыга. Шушы тарихны «байрак» итеп алдык та, Мәскәүгә бардык. «Бәйрәмебезне «Ялкын» чыккан җирдә – Мәскәүдә дәвам итик әле», - дидек. Татарстанның Мәскәүдәге Вәкаләтле вәкиллегендә, Асадуллаев йортында булдык, 1186нчы этно-мәдәни татар мәктәбе укучылары белән очрашулар үткәрдек. Чулпан ханым кызы, оныгы белән безнең бәйрәмдә катнашкан иде», - диде ул.

Мәскәүдә «Комсомольская правда»да эшләүче «Кремль пулы» журналисты Александр Гамов белән дә очрашып, «Ялкын»га язма әзерләгән булганнар. «Ялкын»ның 85 еллыгында 85 мәктәптә кызыклы очрашулар үткәрдек. Кызларыбыз «Ялкын» әләмен Татарстанның иң биек ноктасына – Бөгелмә районындагы Карабаш бистәсе тауларына кадап кайттылар! «Ялкын»ның юбилее быел тагын да колачлырак. «Ялкын» мәңге яшәсен!» – диде Эльмира Закирова.

  • Эльмира Мизхәт кызы Закирова – 1955 елның 19 декабрендә Актаныш районы Иске Байсар авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1978 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1978 елның 20 мартыннан «Ялкын» журналында – редактор, 1986 елдан – җаваплы секретарь булып эшли. 1995 – 2011 елларда «Ялкын» журналының баш мөхәррире. 2011 елдан – «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» иясе.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100