news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина: «Ялкын»ның яңа гасыры башланды

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина: «Ялкын»ның яңа гасыры башланды
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Балалар IT-паркында яңартылган «Ялкын» журналы тәкъдим ителде. Журналның баш мөхәррире Энҗе Габдуллина яңа җитәкче һәм команда килү, журналның 100 еллыгыннан соң, яңа гасыры башлану һәм җәмгыятьтә яңа технологияләрнең көннән-көн таралуы сәбәпле журналның ноябрь санын яңарыш темасына багышларга булуларын әйтте.

«Журналның яңа саны яңарышка багышланган, чөнки «Ялкын»ның яңа гасыры башланды, 100 еллыгы үтте, яңа җитәкче һәм коллектив та килде. Шуңа күрә, яңа сан – ул IT, космос, музыка һәм башка өлкәләрдәге яңарышлар», – дип аңлатты ул.

Балалар, яшүсмерләр һәм студентлар өчен роботлар көрәше, Scratch DJ School шәкертләреннән дискотека, VR дөньясы белән танышу, тәмле сюрпризлар, телеграммда бот ясау, ясалма фәһем кулланырга өйрәнү, «Акыллы өй» төзү серләре буенча остаханәләр әзерләнгән иде.

«Махсус әлеге чара өчен диджейлар мәктәбеннән диджейлар чакырылды. Алар да шулай ук яшүсмерләр. Алар татар җырларын яңача жанрлар белән катнаштыралар», – ди Энҗе Габдуллина.

Катнашучылар арасында төрле бүләкләр дә уйнатылды. «Безнең бүләк уйнату ике җирдә бара. Беренчесе, журнал алган өчен, ягъни бар кешенең дә бүләк оту мөмкинлеге бар. Бүләкләр бик шәп! Икенчесе, килеп, регистрация узганнар өчен, чараның азагында IT белән бәйле бүләкләр уйнатылачак. Мәсәлән, «Яндекс» станция, колакчаннар, повербанк, «Космонавт» проекторы», – диде Энҗе Габдуллина.

Баш мөхәррир сүзләренчә, алдагы саннарда ниндидер зур үзгәрешләр булмаса да, тематик яктан үзгәрешләр көтелә.

«Декабрь саны Яңа ел бәйрәменә багышлана, без ул санны кыш һәм иҗат белән бәйләргә уйлыйбыз. Башкаларын да тематик яктан үзгәртәсе, баетасы килә. Гомумән, журналның концепциясе үзгәрде. Алдагы саннар белән чагыштырып карасак, без верстканың үзгәрүен, кайбер рубрикаларның югалуын һәм яңаларының барлыкка килүен күрербез, интерактивлар да шулай ук артты. Мәсәлән, үз-үзеңә киләчәккә хат язарга, журналның уртасында урнаштырылган постерны алып, элеп куярга була», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100