news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын» журналында «Кәеф» медиа лабораториясе ачылды

Медиа лабораториядә онлайн очрашулар өчен лекторий, презентация өчен сәхнә, подкастлар төшерү студиясе, вертикаль видеолар һәм фотолар өчен циклограма, туры эфир һәм стримнар уздыру урыны белән тәэмин ителгән.

«Ялкын» журналында «Кәеф» медиа лабораториясе ачылды
Рамил Гали

«Ялкын» журналы базасында «Кәеф» дип аталган медиа лаборатория ачылды. Лаборатория «Татмедиа» бинасында урнашкан, ул җиһазланган өч студиядән тора. Алар һәрберсе функциональ һәм төрле локацияләргә бүленгән. Медиа лабораториядә онлайн очрашулар өчен лекторий, презентация өчен сәхнә, подкастлар төшерү студиясе, вертикаль видеолар һәм фотолар өчен циклограма, туры эфир һәм стримнар уздыру урыны бар.

Медиа лаборатория ачылышы тантасында Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та катнашты. «Мондый чаралар татар телен үстерүдә зур әһәмияткә ия», – диде ул.

«Бу проект татар телен үстерү максатына юнәлдерелгән. «Кәеф» медиа лабораториясе эксперимент кына түгел, ул Татарстан һәм Татарстан яшьләре өчен зур нәтиҗәле хезмәт булырга тиеш. Без Яшьләр эшләре министрлыгы кысаларында да төрле грантлар, конкурслар оештырабыз. Сез – безнең белән, без – сезнең белән эшлик», – диде яшьләр эшләре министры. 

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Ялкын» журналын тәбрикләде.

«Кичә генә башланган сыман. Болай эшләп карыйк, тегеләй эшләп карыйк, дип, тотынган идек. Инде өч студия эшләп китте. Журнал кеше арасында үзенчә итеп яши башлады. Яшьләр дә бик күп килә. Әлбәттә, кәгазь вариант та кирәк, аңа төпле итеп карыйсың. Хәзерге заманда социаль челтәрләр, мессенджерлар бар, аларга видеоконтент кирәк. Барыгызны да котлыйм. Киләчәктә дә бергәләп, шатланышып эшлик», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков киләчәкнең блогерлар кулында булуын әйтте. «Киләсе елларда аудитория тулысынча блогерлар кулына күчәргә җыена», – диде җитәкче.

«Дүрт-биш елдан бөтен идарә алар кулында булачак. Безне – традицион мәгълүмат чаралары белән шөгыльләнгән кешеләрне урамга куып чыгарачаклар. Киләсе ун ел эчендә бу дөньяда блогерлар гына калачак. Аудитория тулысынча алар кулына күчәргә җыена. Шуңа күрә, әйдәгез, бергәләп эшлик. Яңа буын блогерларын үстерик. Киләчәк алар кулында», – диде Шамил Садыйков.

Медиа лабораториянең ачылышына блогерлар, студентлар һәм журналистлар җыелган иде. Кунакларга төрле викторина, җыр-биюле уеннар оештырылды. Чарада шулай ук «Караш» төркеме чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100