news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ялкын» журналы журналистика бүлеге студентлары арасында чемпионат уздыра

13 май 14.00дә Милли китапханәдә «Ялкын» журналы редакциясе журналистика юнәлешендә укучы беренче һәм икенче курс студентлары арасында журналистика буенча кейс-чемпионат үткәрә.

Чара журналистика өлкәсендә кейсларны хәл итүгә, студентларны журналист һөнәре үзенчәлекләре белән таныштыруга юнәлгән.

Катнашучыларга журналист тормышында еш очраган вәзгыятьләрне чишәргә туры киләчәк, дип хәбәр итә журналның матбугат хезмәте.

Кейс-чемпионат өч турдан тора. Беренче тур — практик кейсларны чишү. Икенче тур зирәклекне үстерүгә юнәлдерелгән, катнашучылар логик мәсьәләләрне чишә. Өченче тур практикага юнәлтелгән.

Командаларга мәгълүмати язмалар язарга туры киләчәк.

Чара ахырында, жюриның бәяләү нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләргә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятеннән, Г.Кариев исемендәге театрдан истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot