Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ялкын» журналы яңа проекты өчен яшүсмерләр арасында кастинг үткәрә
«Ялкын» журналы өр яңа проект – яшүсмерләр өчен «Әйтимме?» дип исемләнгән яңалыклар проектын башлый. Уникальлеге шунда: яшүсмерләр өчен әйтеләсе сүз, фикер һәм яңалыклар яшүсмерләр тарафыннан яңгыраячак. Чыгарылышлар «Ялкын»ның социаль челтәрләрендә атна саен чыгып барачак.
«Ялкын» инде күптән журнал гына булудан туктады, ул күпкырлы медиа чарасы. Шуңа күрә без аудиториябезне төрле контент белән җәлеп итәргә тырышабыз, экспериментлар ясыйбыз. Бу юлы сүзне яшүсмерләрнең үзенә бирергә булдык», – ди «Ялкын» журналы баш мөхәррире Энҗе Габдуллина.
Һәр атна саен чыгачак бу видеоформат проектның идеясе – «Әйтимме? Әйтмичә түзеп булмый», ягъни әйтәсе килгәнне әйтергә кирәк дигәнгә корылган. Монда алып баручылар үсмерләр һәм яшьләр аудиториясенә караган яңалыклар, проблемаларны җиткерәчәк, фикерләрен белдерәчәк.
«Ялкын» проект алып баручылары роленә кастинг та игълан итте. Кастингта 12-17 яшь, татар телендә иркен аралаша һәм камерадан курыкмый торган яшүсмерләр катнаша ала. Моның өчен сылтама буенча үтеп гариза калдырырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз