Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ялкын» журналы танылган блогерлар белән велосәяхәткә китте
Велосәяхәт «Татмедиа»ның 15 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган.
«Татмедиа»ның 15 яшьлек юбилее уңаеннан «Ялкын» журналы редакциясе танылган татар блогерлары белән велосәяхәткә чыгып китте.
«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин әйтүенчә, велосәяхәт блогерлар белән аралашу һәм җәйне тынчу бүлмәдә үткәрмәс өчен уйлап табылган.
«Җәйне тынчу бүлмәдә генә үткәрмәс өчен шундый сәяхәт оештырырга булдык. Блогерлар белән даими рәвештә очрашулар үткәреп торабыз. Бөтенесе дә бер сүздән хуплап алдылар. Беренчедән, бу сәяхәт безгә хайп бирәчәк. Икенчедән, җәен блогерларның кайберләрендә торгынлык сизелә. Кәеф күтәрү һәм җәйге мизгелләр белән ләззәтләнеп алу өчен дә бу сәяхәт», – диде Илназ Фазуллин.
«Ялкын» журналы редакциясе белән бергә блогерлар Илүсә Фәләхова белән Раушан Миңнегалиев, Лилия Хәйруллина, Илнар Идрисов, Олеся Дмитриева да велосәяхәткә кузгалды. Аларга, сәяхәтнең афишасын күреп, барырга теләк белдерүчеләр дә кушылган.
Социаль челтәрләрдә «leesnaya» нигы белән танылган блогер Олеся Дмитриева сәяхәтнең маршруты һәм программасы белән таныштырды.
«Җәй көне офиста гына утырмыйк дип, Зәңгәр күлгә сәяхәткә чыгарга булдык. Зәңгәр күлдә коену, чәй эчү һәм блогерлар белән фикер алышу да булачак. Зәңгәр күлгә бару – ул гадәти генә сәяхәт түгел. Анда бөтен кеше дә бармый да әле», – дип сөйләде ул.
«raushan_min» нигы белән танылган Раушан Миңнегалиев бу сәяхәткә берсүзсез риза булуын белдерде.
«Мин үзем активист, бөтен җирдә катнашам. Үзем дә берәр күлне чистартырга барырга кирәк дигән уй белән йөри идем. «Ялкын»нан хәйриячелек буенча берәр эш юкмы дип килеп сорыйсы идем. Чакырсалар, бөтен җиргә дә барам», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз