Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ялкын» журналы мөхәррире Илназ Фазуллин: Максатыбыз – татар җанлы шәхесләр тәрбияләү
«Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин кызыксынучан, иҗатка һәм белемгә омтылган, үзләрен төрле өлкәләрдә сынаган татар җанлы, татар рухлы шәхесләр тәрбияләргә омтылуларын әйтте.
«Татарстан Рәисе кулыннан Рәхмәт хатын алу, рәхмәт сүзен ишетү – «Ялкын»ның бүген дөрес юлда баруы, 100 ел дәвамында «Ялкын»ның зур мирасы булуы турында сөйли. «Ялкын» туры юлда булган, файдалы, кызыклы эчтәлектәге журнал буларак чыккан. Бүген инде без мультимедиа форматында да эшлибез. Максатлар – бер, ләкин ысуллары, юллары, форматлары үзгәрә. Бүген күбрәк интернет өстенлек итә. Киләчәктә, бәлки, башка төрле форматлар килеп чыгар. Шунысы анык: «Ялкын» журналы яшүсмерләр белән эшләгәч, әлеге форматларны кулланып яши», - диде ул «Татар-информ»га.
Аның әйтүенчә, «Ялкын» журналының 100 еллыгын зурлап билгеләп итү зур хыял булган. «Ялкын фест» – безнең редакция оештырган иң масштаблы чара. Аңа кадәр төрле зур булмаган чаралар үткәрдек: «Татмедиа» бинасында, Татар китабы йортында һ.б. мәйданчыкларда булды. Бу фестиваль исә республиканы берләштерә торган зур бәйрәм. Фестивальгә көн дәвамында биш меңнән артык бала килде», - диде Илназ Фазуллин.
«Ялкын» – бер редакция генә түгел, «Ялкын» ул – зур аудитория. Безнең аудиториябез бөтен җирдә – төрле балалар оешмаларында, фестиваль-конкурсларда бар. Шөкер, аудиториябез киң, зур. Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге белән берлектә зур бәйрәм оештырдык», - диде «Ялкын» журналының баш мөхәррире.
Ул «Ялкын»ның төрле елларда баш мөхәррирләре булып эшләгән шәхесләр белән элемтәләрне югалтмауларын әйтте. «Алар безнең өчен үрнәк, зур этәргеч. Алар башлап җибәргән традицияләрне саклыйбыз һәм аларны киләчәктә дә кулланырга, заманчалаштырырга, яхшыртырга тырышабыз. Девизыбыз – үткәнеңне бел, киләчәгеңне күреп яшә!» – диде Илназ Фазуллин.
- «Ялкын фест» – балачак фестивале – «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган. Фестивальдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кунакта булды. Ул редакциягә Татарстан Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды.
- Фестиваль кунаклары аш-су остаханәләре, блогерлар, этномаркет һәм башка бик күп төрле мәдәни-күңел ачу вакыйгаларында катнашты. «Алдынгылар» мәйданчыгында республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясады. Фестиваль программасы кысаларында көн дәвамында күпсанлы мәйданчыклар эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз