news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын» журналы «Карбыз Party» бәйрәмендә халыкны 100 кг карбыз белән сыйлады

«Карбыз Party»да «Ялкын» журналының август санын тәкъдим иттеләр.

«Ялкын» журналы «Карбыз Party» бәйрәмендә халыкны 100 кг карбыз белән сыйлады
Энҗе Габдуллина

«Татмедиа» җәмгыяте бинасы янында «Ялкын» журналы «Карбыз Party» бәйрәмендә халыкны 100 кг карбыз белән сыйлады. Бәйрәмдә журналның август санын да тәкъдим иттеләр.

«Татмедиа» бинасы янында «Карбыз Party»га кадәр «Медиа-Питрау», «Шәһри Казан» газетасының «Язмыш» кушымтасының бер яшен билгеләп үткәннәр иде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков бу бәйрәмнәрне матур традиция дип бәяләде.

«Бик матур традициягә әйләнде. «Татмедиа»да унөч кат. Унөч катта дистәдән артык төрле проектлар эшли. Аларның күпчелеге татар телендә. Лениногорск шәһәрендә «Китап» радиосының концерты бара. Параллель рәвештә Казанның иң матур җире – «Татмедиа» бинасы янында безнең иң яраткан «Ялкын» журналы бәйрәме. Киләсе елны «Ялкын» журналына йөз ел була. Яше күп булса да, ул яшьләр өчен», – диде Шамил Садыйков.

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин чарага килгән кунакларга рәхмәтен белдерде.

«Зур рәхмәт килгәнегезгә. «Ялкын» – ул яшьләр журналы. Без даими рәвештә бүлмәдә утырып, журнал чыгарабыз, видеолар төшерәбез. Мондый урам форматын соңгы елларда үткәргән юк иде. Шуңа күрә бүгенге «тамгалы» көн», – диде ул.

Илназ Фазуллин бәйрәмнең нигә «Карбыз Party» дип аталуына да аңлатма бирде.

«Бу чараны карбыз белән бәйләргә уйладык. Чөнки ул җәйге иң тәмле, иң популяр җимешләрнең берсе. Без сезгә 100 кг нан артык карбыз әзерләдек. Сыйланыгыз, күңел ачыгыз, җырлагыз, биегез һәм «Ялкын»ның август санын укыгыз», – дип сөйләде ул. 

«Карбыз Party»да теләгән һәр кем карбыздан авыз итте. Фотога төшәргә теләүчеләр өчен «Ялкын»лылар махсус фотозона да әзерләгән. 

Бәйрәмне «Тәртип» радиосы тапшыруларының башкарма продюсеры Айваз Садыйров алып барды. «Карбыз Party» кунаклары Лэйна, Илгиз Шәйхразиев, Акбулат, Гүзәл Гәрәфиева һәм «Караш» төркеме җырларына кушылып биеде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100