news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын» журналы «Кәеф» медиалабораториясендә «ШӘП БЛОГЕР» медиамәктәбе презентациясе уза

22 мартта 14:00 сәгатьтә «Ялкын» журналының «Кәеф» медиалабораториясендә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан масштаблы проект – «ШӘП БЛОГЕР» медиамәктәбе презентациясе узачак.

Проект үз мәдәниятен һәм телен үстерергә, шулай ук медиа өлкәсен, блог алып бару нигезләрен һәм операторлык осталыгын өйрәнергә теләгән 14-20 яшьлек актив һәм иҗади яшьләргә юнәлдерелгән. Мәктәпнең төп тематикасы – этника, ул ТРның иң күпсанлы халыклары – татарлар, руслар, чувашлар, марилар һәм удмуртлар мисалында чагыла.

Укытуны ТРның танылган блогерлары – Илнар Идрисов, Александр Ситников, Ксения Романова һәм Олеся Дмитриева һ.б. алып барачак. Мәктәптә яшь блогерлар онлайн эш тәҗрибәсен туплаячак, кызыклы видеолар төшерергә өйрәнәчәк. Шулай ук биредә Россиянең иң яхшы инфлюенсерларыннан белем алу һәм төрле мастер-классларда, тренингларда катнашу мөмкинлеге булачак.

Яшь блогерлар түбәндәге осталыкларга өйрәнәчәк:

- тема сайлау, контент план төзү;

- сценарийлар язу;

- аудитория белән аралашу;

- камерага эшләү;

- социаль челтәр алгоритмнарын аңлау;

- телефонга вертикаль видеолар төшерү һәм монтажлау;

- фотога төшерү һ.б.

Катнашу өчен «Вконтакте» социаль челтәрендә «Медиашкола «ШӘП БЛОГЕР»/ТАТМЕДИА» төркеменә язылырга һәм гариза тутырырга кирәк.

Шулай ук «ШӘП БЛОГЕР» медиамәктәбе презентациясе кысаларында «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Блогерлар гаиләсе» берләшмәсе белән очрашыр дип көтелә. «Блогерлар гаиләсе»нең гомуми аудиториясе 12 миллионнан да артып китә, анда Казанның 154 блогеры һәм инфлюенсеры тупланган.

Проект «Ялкын» яшүсмерләр һәм яшьләр журналы базасында «ТАТМЕДИА» АҖ һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100