news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ялкын» журналы ел дәвамында тормышка ашырган проектларын тәкъдим итте

«Ялкын» журналы ел дәвамында тормышка ашырган проектларын тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ялкын» журналы уку елы дәвамында тормышка ашырган проектларын тәкъдим итте. Чарада тамашачыларны 6 проект – «Башка яктан» әдәби подкасты, «Анимацион комикслар», «Билбау» – көрәш турында проект, «Татарча стрим» һәм «Ялкынлы фатирник» кебек юнәлешләрнең нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Алар барысы да Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Кичәдә «Ялкын» журналы тормышында актив катнашкан 17 укучыга «Ялкын» журналы яшь корреспонденты таныклыклары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырылды. 11 нче сыйныфны тәмамлаучы ике укучыга – Зәйнәб Хөснуллина һәм Зилә Салаватовага «Татмедиа»дан рәхмәт хаты белән чыгарылыш лентасы бүләк ителде.

Шулай ук чарада «Ялкын» журналын актив укучы мәктәпләр һәм сыйныфларга рәхмәт хатлары, күп укучысы язылган сыйныфларга экскурсия һәм фотосессиягә сертификатлар тапшырылды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бәйрәм кунакларын «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде.

«Матур, җанлы проектлар башкаруыгыз белән чын күңелдән котлыйм барыгызны да. Балалар белән эшләү бик кызыклы һәм җанлы икән, киләчәктә дә шулай дәвам итегез. Афәрин сезгә!», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» креаторларының нәтиҗәле эшен билгеләп үтте һәм киләсе елда тагын да яңа проектлар көтелүен искәртте.

«Күптән түгел генә «Ялкын» журналы белән мәктәп укучылары өчен фестиваль үткәрдек. Хәзер журналның дуслары тагын да артты. Быел 65 мәктәп белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырылды, икенче елга тагын да артыр, йөзгә җитәр, дип ышанып калабыз. Хәзер безнең иң зур бурычыбыз – мәктәпләр белән эшләү. Бүген чыгарылыш кичәсе узган уку елының финалы, тик алда әле безне яңа уку елы, яңа проектлар көтә», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина укучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген еллык хезмәтебезгә нәтиҗәләр ясау чарасы. Чыннан да, бик күп проектлар эшләнелде, контент төшерелде, креаторларыбыз да артты. Барыгызга да эшчәнлегегез, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт!», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Программада шулай ук фуршет, диджей сет, дискәтүә һәм башка интерактив зоналар да эшләде.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
news_right_1
news_right_2
news_bot