news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ялкын" журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде

Журналның элекке баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина үз теләге белән эшеннән китте. Яңа мөхәррир булып Айдар Гыймадиев билгеләнде.

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте тарафыннан нәшер ителүче "Ялкын" яшүсмерләр журналына яңа редактор билгеләнде. 2011 елдан "Ялкын"ның баш мөхәррире булган Йолдыз Миңнуллина үз теләге белән эшеннән китте. Журнал белән балалар өчен чыга торган "Сабантуй" басмасының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев җитәкчелек итәчәк.

"Мин бүген килешүгә кул куйдым, хәзер мин "Татмедиа" җәмгыятенең филиалы директоры һәм шул ук вакытта "Ялкын" журналының баш мөхәррире дә. "Сабантуй" белән килешүем үз көчендә кала, ике редакциядәге эшне берләштереп алып барачакмын", - дип белдерде "Татар-информ"га Айдар Гыймадиев.

Ул "Сабантуй" ның "Ялкын" журналы белән инде күптән берләшеп эшләвен әйтте. Ике редакция моңа кадәр дә бер-берсенең чараларында катнашып, дус булып яшәде. Балалар матбугатында без бергә эшлибез, диде ул.
 

Айдар Гыймадиев әйтүенчә, "Татмедиа" җитәкчелеге тарафыннан аңа ике мәгълүмат чарасын да үстерү максаты куелган. "Минем бурыч - ике журналны да исән калдыру. Ике журнал да яшәргә тиеш, аларның коллективлары эшләргә тиеш, бернинди проблема булырга тиеш түгел. "Сабантуй" журналының тиражы тотрыклы, мин "Ялкын" журналы редакциясен дә ияртеп алып барырга тиешмен. Без позитивка көйләнгән. "Ялкын" редакциясе - үрнәк коллектив. Алар чиста, көр күңелле. Мин беренче чиратта аларга таянам", - диде ул.

Йолдыз Миңнуллина "Татар-информ" хәбәрчесенә "Ялкын"нан үз теләге белән китүен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100