news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын» журналы «Волшебное слово» бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды

Журнал «Югары сыйныф укучылары һәм/яки абитуриентлар өчен иң яхшы журнал» номинациясендә җиңү яулады.

«Ялкын» журналы  «Волшебное слово» бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды
Илназ Фазуллин

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). «Ялкын» журналы балалар ММЧ арасында уздырылган «Волшебное слово» бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды. Журнал «Югары сыйныф укучылары һәм/яки абитуриентлар өчен иң яхшы журнал» номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта «Ялкын» журналы сайты хәбәр итә.

2020 елда «Волшебное слово» конкурсына Россиянең 33 регионыннан һәм Беларусь Республикасыннан 140 гариза килгән. Моның кадәр катнашучы әлеге конкурс өчен рекорд булган.

«Быел „Ялкын“ журналы үз номинациясендә чыннан да лаеклы җиңү яулады», — дип билгеләп үтте ГИПП оешмасының проектлар координаторы Алена Григорьева. Бүләкләү тантанасы Пермь шәһәрендә «Медиаход» форумы кысаларында узды, диелә хәбәрдә.

  • «Волшебное слово» конкурсы басма матбугат предприятиеләре Союзы (ГИПП) тарафыннан, матбугат һәм массакүләм матбугат чаралары Федераль агентлыгы ярдәме белән инде алтынчы ел уздырыла. Әлеге конкурс балалар өчен иң яхшы газета-журналларны барлап кына калмый, ә балалар матбугатының үсеш юнәлешләрен билгеләргә, яшь матбугат чараларына, яңа брендлар үсешенә өлеш кертергә һәм балалар, яшүсмерләр арасында басма матбугатны укуны популярлаштырырга ярдәм итә. Конкурста берничә буын балаларга таныш матбугат чаралары белән беррәттән яшь, тик инде укучыларның күңелен яуларга өлгергән газета-журналлар да катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100