Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ялкын» журналы шигъри клиплардан торган 2FAN проектын башлап җибәрде
You Tube хостингында ачылган яңа каналда халыкка билгеле булмаган яшь шагыйрьләрнең иҗатлары яктыртылып барачак.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). «Ялкын» журналы редакциясе шигърияткә багышланган 2FAN проектын башлый. Яңа ачылган You Tube каналында шигъри клиплар чыгарылак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин сөйләде.
«Бүгенге көндә интернетта татар телендә сыйфатлы контент, видеоязмалар җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Максатыбыз — күпләп сыйфатлы видеотапшырулар әзерләү. Шул рәвешле, татар теленең мөһимлеген, аның кызыклы икәнлеген аңлатырга телибез. Татар телендә дә карап була торган тапшырулар эшләүне дәлиллисебез килә. 2FAN проекты шушы төп максатны күзаллаган бер юнәлеш», — диде мөхәррир.
Проектның авторы яшь шагыйрә, «Ялкын» журналы хезмәткәре Гүзәл Закирова идеянең барлыкка килү тарихын сөйләде. Иң элек шигырьләр яздырып, видеороликлар төшереп караганнар. Берничә кешене төшергәннән соң, проектны дәвам итү теләге туган. Яңа проектлар булдырылгач, шуларның берсен шигърияткә багышлаганнар. «Без камерага карап кына шигырь сөйләмибез, аны клип форматында эшлибез», — дип аңлатты ул.
Гүзәл Закирова сүзләренчә, клиплар шигырьләрнең эчтәлекләрен исәпкә алып төшереләчәк. «Халык шигырьгә сусаган, шигырь укырга һәм тыңларга яратучылар бихисап. Иң мөһиме — без яшь шагыйрьләрне күрсәтергә телибез. Боларга мәктәп укучылары, студентлар керә. Аларның барысы да „Ялкын“ журналына актив яза, иҗат җимешләрен җибәреп тора», — дип аңлатып үтте ул.
«Проектларыбыз үсеп китә алса, шушы шигъри клиплар аша яшь шагыйрьләребезнең укучылары, тыңлаучылары да табылыр иде. Халык алдында чыныгу алырлар иде. Нигездә, җиңел кабул ителә торган шигырьләрне сайларга тырышабыз», — диде Гүзәл Закирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз