news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ялкын» мәктәп медиалары фестиваленә гаризалар кабул итү март ахырына кадәр озайтылды

Республикакүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленә гаризалар кабул итү вакыты 31 мартка кадәр озайтылды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу катнашучыларга үз медиапроектларын тәкъдим итү өчен өстәмә мөмкинлек бирәчәк.

«Ялкын» фестивале – Татарстанда яшь журналистларны һәм мәктәп медиаредакцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект. Фестивальгә Татарстан мәктәпләренең медиакомандалары чакырыла: газета, журнал, радио һәм телевидение студияләре, социаль челтәрләрдәге каналлар һәм башка форматлар. Укучылар 12-18 яшьтә булырга тиеш.

  • Фестивальдә ике төп номинация буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Рус телендәге мәктәп медиасы» һәм «Татар телендәге мәктәп медиасы». Фестивальнең төп бүләге – Гран-прига иң яхшы мәктәп медиасы ия булачак. Бүләк – «Тур для СВОих» Бөтенроссия социаль туристик маршруты кысаларында сәяхәт.

Шулай ук жюри түбәндәге индивидуаль номинацияләрдә иң яхшыларны сайлаячак: «Иң яхшы журналистик материал», «Иң яхшы радиопроект», «Иң яхшы видеорепортаж», «Иң яхшы медиа-дизайн», «Иң яхшы фото һәм видеоконтент» һәм башкалар.

Гариза һәм портфолио онлайн-форма аша тапшырыла. Катнашучылар шулай ук үз мәктәп медиаcының рәсми ВКонтакте аккаунтында #фестивальшкольныхмедиаялкын хэштегы белән 1 минутка кадәр кыска видео урнаштырырга тиеш.

Тулырак мәгълүмат – «Ялкын» журналы сайтында һәм социаль челтәрләрендә, шулай ук фестивальнең Телеграм һәм МАХ тагы төркемнәрендә. Гариза бирү өчен сылтама аша үтәргә кирәк.

  • Фестивальне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыклары, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, «Ялкын» журналы, «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыяте, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, Татарстан Республикасы «Первый Патриот» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге оештыра.
news_right_1
news_right_2
news_bot