news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ялгыз тәкәрлек” кинофильмын Апасның Борнаш, Әлмәндәр авыллары күлләре буенда төшерделәр

“Татар киносы-2017” фестиваль-конкурсына багышланган брифингта "Ялгыз тәкәрлек" фильмы уңай яктан телгә алынды.

(Апас, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). “Ялгыз тәкәрлек” татар кинофильмын Апасның Борнаш, Әлмәндәр авыллары күлләре буенда төшерделәр, дип яза җирле басма. 

Моннан 15 еллар элек тамашачылар арасында бик популярлык казанган шул исемдәге нәфис телевизион фильмны Апас районы территориясендә төшерделәр. Дәвеш янындагы Кыз, Каравыл таулары, Зөя ярлары да берничә татар фильмын төшергәндә бик матур табигый декорация буларак кулланылды. Районыбызда туып-үскән артистларыбыз катнашында төшерелгән бу фильмнар тагын да булачак әле. Апастан Илдус Абдрахманов, Дәвеш кызы Илсөя Гайнуллина, район кияве Рамил Төхвәтуллин, Балтайдан Люция Галләмова, Биябаштан Илнар Сәйфиев, Үтәмештән Әмир Камалиев, чыгышы Апас белән бәйле Резеда Төхвәтуллина кебек сәхнә “йолдызларыбыз” белән без бүген бик хаклы горурланабыз. Татарстан Хөкүмәте йортында мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үткәргән “Татар киносы-2017” фестиваль-конкурсына багышланган брифингта әнә шулай дип белдерделәр.

Иң яхшы дип табылган фильмнарга махсус премия-Грантлар да тапшырылачак. Фестивальгә сайлап алынган татар фильмнарын Родина”, “Корстон” кино залларында күрсәтәчәкләр. Керү-ирекле. Бу фестивальдә апаслылар да катнашачак, дип көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100