news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч ялгыз пенсионерларга нинди ташламалар тиеш булуын санап күрсәтте

Фәннәр докторы Бобкова ялгыз пенсионерларның салым ташламаларына хокуклары барлыгы турында әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россиядә ялгыз пенсионерларга акчалата ярдәм итү чаралары лаеклы ялдагы башка кешеләрнеке кебек үк диярлек, бары тик төбәкләр буенча искәрмәләр генә бар. Ә менә социаль яклау планында аерма бар, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына милли финанс грамоталылыгы үзәгенең «Финанс сәламәтлеге» сервисы эксперты, фәннәр докторы Елена Бобкова.

Күпчелек финанс чаралары барлык пенсионерларга да кагыла. Бу милеккә, җир салымына салым ташламасы һәм пенсиядән һәм пособиеләрдән НДФЛ түләү ташламасы. Шулай ук кайбер төбәкләрдә махсус җиһазландырылган транспортка кагылышлы автомобиль салымына ташлама да бар.

Ялгыз пенсионерларга ярдәм итүнең төбәк чаралары социаль хезмәт күрсәтүгә басым ясый. Күпләр өчен мөстәкыйль рәвештә азык-төлек сатып алу, фатирны карап тоту, хәтта поликлиникага чыгу проблема булып тора. Боларның барысын да социаль хезмәткәр хәл итә, ярдәм сорап җирле социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Төбәкләрдә ялгыз пенсионерлар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр, телефон чыгымнарын компенсацияләү, әйберләтә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Шартларны социаль тәэминатның Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы сайтында (үз төбәгеңне исәпкә алып), социаль яклау бүлекләрендә яки пенсия фондында ачыкларга була

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100