Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ялган имза куеп, пенсияләрне үзләштерү схемасы ачыкланды - прокуратура
Пенсионерлар 2016 елның май-июнь айлары өчен акча алмаган.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). "Россия почтасы" ФДУП Кама Тамагы почтамты почтальоны пенсионерларның социаль түләүләрен алу өчен ялган имзалар куйган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләреннән соң билгеле булган, дип хәбәр ителә күзәтчелек ведомствосы сайтында.
Пенсионерларга 2016 елның май-июнь айлары өчен (гомуми суммасы 40 мең сум) пенсия бирелмәгән.
Россия почтасы урлау факты исбатланмаган килеш акча түләүдән баш тарткан. Бу эшкә прокуратура кушылганнан соң, пенсионерлар үзләренә тиешле акчаны алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз