Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ялган документлар белән 2 млн сум субсидия алган Мөслим районы эшмәкәренә хөкем чыгарылды
Суд ир-атны 2 елга гомуми режимлы төзәтү колониясенә хөкем иткән
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мөслим районы суды 36 яшьлек Илнар Биккининга карата җинаять эшен карады. Ул Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 4 маддәсендә ("аеруча зур күләмдә мошенниклык") каралган җинаять кылуда гаепле дип танылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.
Судта ачыкланганча, 2013 елның җәендә Биккинин эшмәкәр буларак, Мөслим районы Салауз-Мухан авылында гаилә фермасы төзелешенә 2 млн сум күләмендә субсидия алган.
Әмма эшмәкәр ферма төземәгән, ә акчаны үз белдеге белән сарыф иткән.
Суд дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, ир-атны 2 елга гомуми режимлы төзәтү колониясенә хөкем иткән.
(Гөлүзә Василова әзерләде).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз