news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ялган диплом белән эшләгән Чаллы табибына карата җинаять эше ачылган

Әлеге хатын-кыз, югары белем турындагы дипломы булмаган килеш, ун ел 5нче шәһәр хастаханәсендә авырулар дәвалаган.

Ялган диплом белән эшләгән Чаллы табибына карата җинаять эше ачылган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшергәннән соң, Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә эшләүче 39 яшьлек табибка карата җинаять эше ачылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Прокуратура югары белем турында ялган диплом кулланган белгечкә карата җинаять эше кузгатуны законлы, дип тапты. Бу хакта Чаллы шәһәренең күзәтчелек ведомствосы сайтында хәбәр ителә.

2008 елда әлеге хатын-кыз шәһәр хастаханәсенең кадрлар бүлегенә Россиядәге дәүләт югары уку йортларының берсендә бирелгән ялган диплом китергән.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында моннан берничә ай элек дәвалау учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри белем турындагы документларын тикшерү турында боерык чыкты. Мондый эш министрлыкның дәвалау учреждениеләре территориясендәге законсыз эшчәнлеккә чик кую максатыннан төзелгән куркынычсызлык хезмәте тарафыннан уздырыла», - дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Ведомство китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, әлеге белгеч хастаханә җитәкчелегенең игътибар үзәгенә эләккән булган инде. Прокуратура бәяләмәсеннән соң, хатын-кызны эшеннән җибәргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100