news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялга киткән коллегаларын алыштыручыларга хезмәт хакы ничек түләнәчәге аңлатылды

Хезмәткәрләрне алыштыруның берничә варианты (урынына калу, вакытлыча күчерү һәм вакытлы хезмәткәр яллау) карала.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә чираттагы ялга киткән коллегаларын алыштыручыларга хезмәт хакы ничек түләнәчәген аңлаттылар. Бу хакта «Российская газета» яза.

Хезмәткәрләрне алыштыруның берничә варианты (урынына калу, вакытлыча күчерү һәм вакытлы хезмәткәр яллау) карала.

Вакытлыча күчерү бары тик чираттагы ялга киткән коллеганың эшен башкаруны гына күздә тота.

Коллегасы урынына калган вакытта хезмәткәр үзенең буш вакытын икенче хезмәткәр өчен өстәмә эш башкаруга сарыф итә. Бу очракта хезмәткә түләү суммасы өстәмә килешүдә күрсәтелә, ул башкарылган эшнең вакытына һәм күләменә бәйле.

Мондый алым хезмәткәрнең язмача килешүе белән генә тормышка ашырыла ала. Шул ук вакытта, хезмәткәр җитәкче тәкъдим иткән өстәмә эштән баш тартырга да мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot