news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ялга кайткан Зәй хәрбие маскировкалау челтәре үрүчеләргә рәхмәт белдергән

Ялга кайткан Зәй хәрбие маскировкалау челтәре үрүчеләргә рәхмәт белдергән
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй хәрбие маскировкалау челтәрләре үрүче апалар янына килеп, аларга рәхмәт әйткән. Алар үргән челтәрләрнең дошманнан саклап калуын белдергән. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» яза.

«Сез җиңүне якынайтырга ярдәм итәсез һәм хәрбиләрнең гомерләрен саклап каласыз. Сезнең челтәрләр ныклы, сыйфатлы, ышанычлы булуы белән аерылып тора. Бик зур рәхмәт сезгә безне үз улларыгыздай кайгыртуыгыз, игелекле йөрәгегез өчен», — дип мөрәҗәгать итте ул маскировкалау челтәрләре үрүчеләргә.

Челтәр үрүче апаларның һәрберсе аны күз яшьләре белән кочаклап алып, теләкләрен җиткерде, сораулар бирделәр. Алар цехка килүче һәр хәрбинең күкрәгенә «Зәй сезнең белән!» дигән билге кадый. Бу юлы да андый значокны хәрбинең үзенә һәм улына бүләк иттеләр.

Районда 15 пунктта маскировкалау челтәрләре үрәләр.

«Хәрбиләренең шулай рәхмәт әйтүе, алардан кире элемтә булу безне рухландыра, эшкә дәрт бирә. Безнең челтәрләргә заказлар күп. Бу көннәрдә 8×10, 10×10 размердагы челтәрләргә заказлар алдык. Алар танкларны, «Урал» машиналарын каплау өчен күп кирәк. Әмма эшче куллар җитеп бетми. 1-2 сәгатькә генә булса да, челтәр үрергә килегез», — ди «Zаинск с Vами» маскировкалау челтәрләрен үрү төркемен оештыручы Елена Хисаметдинова.

Хәрби апаларга рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр белән килгән иде. Ә апалар аны тәмле кыстыбыйлар белән сыйлады.

«Киямыч» кушаматлы хәрби гаиләсе янына ялга алдан хәбәр итмичә сюрприз ясап кайткан. Ике кызы, улы, тормыш иптәше шатлыктан кочаклашып елашканнар.

— Сине өйдә көтүләре безгә көч бирә. Әлбәттә, гаилә җылысы җитми анда. Әмма без түзәбез. Ахырга кадәр барырга әзербез, дөреслек безнең якта! Ә кайда дөреслек, гаделлек — шунда көч! Җиңү безнең якта булачак! — ди «Киямыч».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100