news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ялчыгол укулары”на кунаклар килүе көтелә

Ул “Ялта-Зәй” ял базасында узачак

 (Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Зәйдә быел да якташ язучыга багышланган “Ялчыгол укулары” уздырылачак. Ул 22 сентябрьдә “Ялта-Зәй” ял базасында узар дип ниятләнә. Әлеге республикакүләм чарага Башкортстан, Дагстаннан да кунаклар килер дип көтелә, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.

Белешмә.Татар мәдрәсәләрендә озак еллар балалар укыткан, китапларга аңлатмалар язган, шигъри парчалар калдырган, хәтта медицинага багышланган әсәрләр иҗат иткән, халык арасында табиблык белән шөгыльләнгән Таҗетдин Ялчыгол (1768—1838) XVIII йөз азагы әдәбият тарихында билгеле урын били. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тууына - 251 ел. Таҗетдин Ялчыголның гыйльми-мәдәни мирасы тиешенчә барланмаган. Аның әдәбият, дини, медицина, әдәп-әхлак, тарих һ.б. тармаклар буенча (шәрех-аңлату, укыту-өйрәтү характерында) дистәдән артык китап һәм шактый гына китапларны күчереп язуы (хәттат булган) мәгълүм. Ул проза өлкәсендә дә, шигърияттән дә шактый хәбәрдар булган. Гарәпчә һәм фарсыча әсәрләргә аңлатмалар биргән, “Кыйссаи Йосыф”ны халык арасында таратуда өлеше зур. Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабы бүгенге көнгә килеп җиткән. Революциягә кадәр ул 39 мәртәбә басылган. Әлеге китап – авторның Аллаһияр Суфыйның “Сабател-гаҗизин” китабына язган аңлатмасы. Газизләрдән-газиз дип аталган әлеге китапны Ялчыгол кызы Газизә укый алырлык итеп яза. Бик популяр китап була ул: “Кыйссаи Йосыф”тан гына калыша. Гомумән, ул халык китабына әйләнә. Ул дөнья һәм кеше турындагы фикер-күзәтүләрне, төрле уй-кичерешләрне, вакыйга-хәлләрне үз эченә алган. Аны татарның дини-әхлакый кодексы дип тә атарга мөмкин. “Рисаләи Газизә” уку йортларында, аеруча хатын-кызлар укый торган мәдрәсәләрдә төп уку китабы булган. Шулай ук ул шул чор мәктәпләрендә тел-әдәбият дәреслеге сыйфатында кулланылган. Ялчыгол үзе яшәгән чорда традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалаган. Ул – үз халкын агартуга юнәлтелгән хезмәте белән искелекне чатнатуга, яра башлауга чөй кагучыларның берсе санала.

Бу хакта тулырак белешмә - adiplar.narod.ru сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100