Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яланкүл авылы халкының тормышы аянычлы
Яланкүл авылы халкының тормышы аянычлы
(Омски, 22 февраль, “Татар-информ”, Розалия Сайганова). Омски өлкә дәүләт радиосы каршында эшләүче “Сәлам” татар тапшыруының 15 еллыгы уңаеннан “Умырзая” ансамбле Большеречье районындагы Яланкүл исемле татар авылына концерт белән барып, андагы хәлләрне күреп борчуга калды. Кайчандыр районның зур гына хуҗалыкларыннан берсе булган, хәзер таркалып баручы Яланкүлдә дә тормыш-яшәеш һәм мәдәният мәсьәләләре өлкәнең башка авылларыннан әлләни аерылмый. Биредә хәзер барлыгы 80гә якын йорт калган. Шулай да 33 бала укыган 9 еллык мәктәбе, фельдшер-акушерлык пункты, кибете, хәтта кайбер башка авыллардан аермалы буларак, клубы да бар. Башта хәйран калдырганы шул клуб бинасы булды. Беренче карашка салкын, шыксызрак күренгән клуб бинасын күптән түгел гади авыл кешесе Гали Карымов сатып алган һәм дуслары, туганнары ярдәмендә бераз төзекләндереп, чистартып, агартып клуб итеп ачып җибәргән. “авылда әлегә яшәп калган яшәләргә кичләрен җыелырга урын булсын дип тырыштым”, - ди ул. Үзе аерым хуҗалык белән бер читтәрәк, 8 чакрым ераклыкта яшәсә дә, ул һәр көн кичен килеп клубны ача. Бина җылытыла, яшьләр анда дискотека-бию кичәләре оештыра.
Авыл халкының тормышы һәм мәктәп хәлләре турында мин мәктәп директоры Рәүф Зәйнетдинов белән әңгәмә кордым. “Халык бездә тырыш, һәркем үз хуҗалыгы белән яши һәм эшли. Шәхси хуҗалыкларда 78 трактор бар. Яшьләр аз, билгеле, кайчандыр 190 бала укыган мәктәптә дә хәзер 33 кенә бала укый, болай булса башлангыч мәктәп булып кына калуыбыз бар”, - дип борчылып сөйләде мәктәп директоры. Авылда халык саны шулай кимүгә барып, мәктәп башлангыч булып кына калса, балаларга белемнәрен дәвам итү катлаулы булачак, әлбәттә. Ә иң якын булган күрше авыл 20 чакрым ераклыкта. Интернат юк, балалар андый ерак араны көн саен йөри алмый, димәк, акча юнәтә алмаган ата-ана баласын укыта алмаячак. Рәүф әфәндене шундый мәсьәләләр борчый бүгенге көндә.
Әлегә Яланкүл авылы мәктәбендә балалар күп булмаса да, укыту бер җайга салынган һәм укучылар да татар сәнгатенә җәлеп ителә. Укытучысы махсус белемле булмаса да, мәктәптә татар теле укытыла. Ләкин Рәүф Зәйнетдинов алда өлкә педагогия көллиятенең татар теле укытылган бүлеген тәмамлаучы егет-кызларга өметләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз