news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда җылы булачак

Ял көннәрендә Татарстанда җылы булачак
Фото: Рамил Гали / «Татар-информ»

Бу атна ахырында һәм киләсе атна башында Татарстанда җылы һава торышы көтелә, кайбер көннәрдә яңгырлар фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Бүген республиканың күпчелек районнарында яңгыр көтелә, томан булырга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитәчәк. Температура +4..+9 градус тәшкил итәчәк.

4, 5 һәм 6 ноябрь көннәрендә һава торышы үзгәрмәячәк диярлек. Антициклон тәэсире аркасында явым-төшем ихтималы түбән булачак. Шимбә һәм якшәмбе төнлә -5..0 градус, ә көндез 2-8 гадус җылы көтелә.

Сишәмбе, 7 ноябрьдә, Татарстанга яңгырлар кайта, ә термометр баганалары тагын бераз күтәреләчәк: төнлә 1 дән 6 градуска кадәр һәм көндез 5 дән 10 градуска кадәр җылы фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100