news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак – ял көннәрендә яшенле яңгырлар көтелә.

Шимбә көнне Казанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән кыска вакытлы яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +12...+14 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшемсез булачак, һава +18...+20 градуска кадәр җылыначак.

Татарстанда шимбә көнне төнге сәгатьләрдә температура +6..+11 градус тәшкил итәчәк, республиканың көнбатышында +15 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганалары +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк, көнчыгышта +26 градуска кадәр булыр дип көтелә.

Якшәмбе төнендә республиканың көнчыгыш һәм көньяк өлешләре фронталь система йогынтысы зонасында калачак – монда яңгырлар һәм яшеннәр саклана. Көндез республиканың калган өлешендә явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус тәшкил итәчәк. Көндез +15...+20 градус булыр дип көтелә.

Киләсе атна башында, 12 нче һәм 13 нче июньдә, явым-төшемнәр бик аз булыр дип көтелә. Төнлә һава температурасы +1..+6 градус тәшкил итәчәк, көнбатышта 0...+10 градус булачак. 12 нче июнь көнне көндез термометр баганалары +15...+20 градустан югары күтәрелмәячәк, ә 13 нче июньдә һава +17...+22 гә кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100